Татарстанда соңгы тәүлектә 30 кешенең COVID-19 йоктыруы ачыкланган
Алабугада кичә коронавирус йоктыручылар теркәлмәгән.
Яңа вирус йоктырган 14 кеше хастаханәгә озатылган, 16 кеше өйдә дәвалана.
Казанда — 11, Чаллыда — 8, Бөгелмәдә — 7, Лениногорск, Минзәлә, Спас һәм Тукай районнарында берешәр кеше йоктырган.
7 июньгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 21 696 очрагы теркәлгән.
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 18 685 кеше савыккан.
Спутник-V вакцинасы белән 385 155 кешегә прививка ясалган. Шулардан 280 334 кеше прививканың икенче дозасын ясаткан.
Вакцинациягә 5 төрле ысул белән язылырга була:
1. РФ бердәм дәүләт хезмәтләре порталы (ЕПГУ)
2. Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы
3. 122 бердәм номерына шалтыратып
4. КПҮкә (МФЦ) мөрәҗәгать итеп
5. Хастаханәгә шалтыратып.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев