Татарстанда соңгы тәүлектә 32 кеше коронавирус йоктырган
Алабугада COVID-19 йоктыручылар теркәлмәгән.
Яңа вирус йоктырган 14 кеше хастаханәгә озатылган, 18 кеше өйдә дәвалана.
Казанда — 13, Чаллыда — 5, Азнакай һәм Лениногорск районнарында — 3шәр, Питрәч һәм Балык Бистәсендә — 2шәр, Яшел Үзән, Лаеш, Нурлат һәм Чистай районнарында берешәр кеше йоктырган.
16 апрельгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 19 964 очрагы теркәлгән.
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 17 088 кеше савыккан, узган тәүлектә — 49 кеше, бер атнада — 302.
Спутник-V вакцинасы белән 192 915 кешегә прививка ясалган (тәүлегенә 5 557 кешегә арткан). Шуларның 114 425е прививканың икенче дозасын ясаткан.
Вакцинациягә 5 төрле ысул белән язылырга була:
1. РФ бердәм дәүләт хезмәтләре порталы (ЕПГУ)
2. Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы
3. 122 бердәм номерына шалтыратып
4. КПҮкә (МФЦ) мөрәҗәгать итеп
5. Хастаханәгә шалтыратып.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев