Татарстанда соңгы тәүлектә 35 кеше коронавирус йоктырган
Алабугада COVID-19 йоктыручылар теркәлмәгән.
Яңа вирус йоктырган 14 кеше хастаханәгә озатылган, 21 кеше өйдә дәвалана.
Казанда — 10, Чаллыда — 10, Бөгелмәдә — 3, Лениногорск, Түбән Кама һәм Сарман районнарында — 2шәр, Азнакай, Алексеевск, Лаеш, Минзәлә, Питрәч, Тәтеш районнарында берешәр кеше йоктырган.
5 апрельгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 19 597 очрагы теркәлгән.
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 16 606 кеше савыккан, узган тәүлектә — 6 кеше.
Спутник-V вакцинасы белән 148 467 кешегә прививка ясалган (тәүлегенә 3 135 кешегә арткан). Шуларның 97 595е прививканың икенче дозасын ясаткан.
Вакцинациягә 5 төрле ысул белән язылырга була:
1. РФ бердәм дәүләт хезмәтләре порталы (ЕПГУ)
2. Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы
3. 122 бердәм номерына шалтыратып
4. КПҮкә (МФЦ) мөрәҗәгать итеп
5. Хастаханәгә шалтыратып.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев