Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда соңгы тәүлектә 35 кешедә коронавирус инфекциясе ачыкланган

Алабугада соңгы тәүлектә коронавирус инфекцияcе белән зарарланучылар теркәлмәгән.

Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе белән зарарлануның 35 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә. 
9 кеше хастаханәләргә озатылган, 26 кеше өйдә дәвалана. Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18дән 30 яшькә кадәр — 6 очрак, 30дан 50 яшькә кадәр — 13 очрак, 50дән 60 яшькә кадәр — 8 очрак, 60тан 70 яшькә кадәр — 4 очрак, 70тән 80 яшькә кадәр 4 очрак ачыкланган.
Казанда — 20, Яр Чаллыда — 3 кешедә коронавирус инфекциясе теркәлгән. Әлмәт, Яшел Үзән, Кайбыч районнарында икешәр очрак расланган. Югары Ослан, Биектау, Зәй, Мамадыш, Түбән Кама, Нурлат районнарында берәр очрак теркәлгән.
12 октябрьдә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 7584 очрагы теркәлгән. Эпидемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 6381 кеше савыккан, узган тәүлектә — 7 кеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев