Татарстанда соңгы тәүлектә 45 кеше COVID-19 йоктырган
Алабугада кичә коронавирус инфекциясе йоктыручылар теркәлмәгән.
Яңа вирус йоктырган 6 кеше хастаханәгә озатылган, 39 кеше өйдә дәвалана.
Казанда — 33, Чаллыда — 3, Яшел Үзәндә — 2, Аксубай, Бөгелмә, Буа, Биектау, Питрәч, Тукай һәм Чистай районнарында берешәр кеше йоктырган.
8 сентябрьгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 25 856 очрагы теркәлгән.
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 22 595 кеше савыккан. Узган тәүлектә — 36 кеше.
Барлыгы 1 024 623 кешегә прививка ясалган. Шулардан 878 654 кеше прививканың икенче дозасын ясаткан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев