Татарстанда соңгы тәүлектә 45 кешедә коронавирус инфекциясе расланган
Эпидемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 7532 кеше савыккан, узган тәүлектә — 46 кеше.
Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе белән зарарлануның 45 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә.
7 кеше хастаханәләргә озатылган, 38 кеше өйдә дәвалана. Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр — 1, 18дән 30 яшькә кадәр — 5, 30дан 50 яшькә кадәр — 26, 50дән 60 яшькә кадәр — 6, 60тан 70 яшькә кадәр — 5, 70тән 80 яшькә кадәр — 1, 80нән 90 яшькә кадәр 1 очрак ачыкланган.
Казанда 34 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган. Әлмәт, Буа, Биектау районнарында икешәр очрак теркәлгән. Әлки, Алексеевск, Чүпрәле, Нурлат, Питрәч районнарында берәр очрак ачыкланган.
1 ноябрьдә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 8462 очрагы расланган. Эпидемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 7532 кеше савыккан, узган тәүлектә — 46 кеше.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев