Татарстанда соңгы тәүлектә 46 кеше COVID-19 йоктырган
Алабугада кичә коронавирус инфекциясе белән авыручылар теркәлмәгән.
Яңа вирус йоктырган 14 кеше хастаханәгә озатылган, 32 кеше өйдә дәвалана.
Казанда — 22, Азнакайда — 6, Яр Чаллыда — 5, Лениногорск районында — 3, Әгерҗе, Актаныш, Чирмешәндә — икешәр, Кукмара, Минзәлә, Түбән Кама һәм Ютазы районнарында берешәр кеше йоктырган.
1 сентябрьгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 25 511 очрагы теркәлгән.
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 22 301 кеше савыккан. Узган тәүлектә — 46 кеше.
Барлыгы 997 855 кешегә прививка ясалган. Шулардан 843 568 кеше прививканың икенче дозасын ясаткан.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев