Татарстанда соңгы тәүлектә 51 кеше COVID-19 йоктырган
Алабугада кичә коронавирус йоктыручылар теркәлмәгән.
Яңа вирус йоктырган 18 кеше хастаханәгә озатылган, 33 кеше өйдә дәвалана.
Казанда — 18, Чаллыда — 12, Нурлатта — 4, Алексеевскида — 3, Актаныш, Лаеш, Минзәләдә — 2шәр, Әлмәт, Биектау, Зәй, Яшел Үзән, Мөслим, Түбән Кама, Питрәч һәм Тукай районнарында берешәр кеше йоктырган.
15 июльгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 23 098 очрагы теркәлгән.
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 20 662 кеше савыккан. Узган тәүлектә — 41 кеше.
Барлыгы 697 868 кешегә прививка ясалган. Шулардан 459 289 кеше прививканың икенче дозасын ясаткан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев