Татарстанда соңгы тәүлектә 52 кеше COVID-19 йоктырган
Алабугада кичә коронавирус инфекциясе йоктыручылар теркәлмәгән.
Яңа вирус йоктырган 23 кеше хастаханәгә озатылган, 29 кеше өйдә дәвалана.
Казанда — 25, Чаллыда — 11, Аксубай, Әлмәт, Питрәч, Сарман районнарында — икешәр, Актаныш, Буа, Зәй, Кукмара, Лениногорск, Мамадыш, Яңа Чишмә һәм Тукай районнарында берешәр кеше йоктырган.
10 сентябрьгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 25 957 очрагы теркәлгән.
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 22 660 кеше савыккан. Узган тәүлектә — 29 кеше.
Барлыгы 1 033 025 кешегә прививка ясалган. Шулардан 896 036 кеше прививканың икенче дозасын ясаткан.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев