Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда соңгы тәүлектә 73 кеше COVID-19 йоктырган

Алабугада кичә коронавирус инфекциясе йоктыручылар теркәлмәгән.

Яңа вирус йоктырган 36 кеше хастаханәгә озатылган, 37 кеше өйдә дәвалана.

Казанда — 26, Чаллыда — 17, Нурлатта — 11, Чистайда — 5, Аксубай һәм Лениногорск районнарында — өчешәр, Алексеевск, Әлки, Арча, Баулы, Яшел Үзән, Лаеш, Түбән Кама, Питрәч һәм Тукай районнарында берешәр кеше йоктырган.

6 октябрьгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 27 474 очрагы теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 23 455 кеше савыккан. Узган тәүлектә — 58 кеше.

Барлыгы 1 094 215 кешегә прививка ясалган. Шулардан 957 984 кеше прививканың икенче дозасын ясаткан. 

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев