Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда соңгы тәүлектә 97 кеше COVID-19 йоктырган

Алабугада кичә коронавирус йоктыруның 1 очрагы теркәлгән.

Яңа вирус йоктырган 36 кеше хастаханәгә озатылган, 61 кеше өйдә дәвалана.

Казанда — 45, Чаллыда — 11, Әлмәттә — 8, Тукай районында — 5, Зәй һәм Түбән Камада — 4, Яшел Үзәндә — 3, Азнакай, Лаеш һәм Саба районнарында — икешәр, Аксубай, Бөгелмә, Югары Ослан, Алабуга, Кайбыч, Лениногорск, Мамадыш, Минзәлә, Нурлат, Питрәч һәм Сарман районнарында берешәр кеше йоктырган.

21 декабрьгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 41 764 очрагы теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 34 916 кеше савыккан. Узган тәүлектә — 167 кеше.

Барлыгы 2 263 411 кешегә прививка ясалган. Шулардан 1 859 124 кеше прививканың икенче дозасын ясаткан. 

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев