Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда соңгы тәүлектә 99 кеше COVID-19 йоктырган

Алабугада кичә коронавирус йоктыруның 2 очрагы теркәлгән.

Яңа вирус йоктырган 44 кеше хастаханәгә озатылган, 55 кеше өйдә дәвалана.

Казанда — 39, Чаллыда — 18, Түбән Камада — 6, Әлмәт, Баулы, Саба районнарында — 3шәр, Актаныш, Биектау, Алабуга, Яшел Үзән, Мөслим, Тукай һәм Чистай районнарында — икешәр, Азнакай, Аксубай, Алексеевск, Апас, Әтнә, Буа, Югары Ослан, Зәй, Кама Тамагы, Лениногорск, Минзәлә, Нурлат һәм Сарман районнарында берешәр кеше йоктырган.

20 декабрьгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 41 667 очрагы теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 34 749 кеше савыккан. Узган тәүлектә — 72 кеше.

Барлыгы 2 260 399 кешегә прививка ясалган. Шулардан 1 859 124 кеше прививканың икенче дозасын ясаткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев