Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда соңгы тәүлектә COVID-19 белән 59 кеше авырган

Алабугада соңгы тәүлектә яңа авыручылар юк.

Короновирус белән авыручы 5 кеше хастаханәгә озатылган, 54 кеше өйдә дәвалана.
Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18дән 30 яшькә кадәр — 7, 30дан 50 яшькә кадәр — 21, 50дән 60 яшькә кадәр — 15, 60тан 70 яшькә кадәр — 14, 70тән 80 яшькә кадәр — 2 очрак ачыкланган.

Казанда — 42, Әлмәт һәм Яшел Үзәндә — 3әр, Кама Тамагы, Түбән Кама, Питрәч, Саба районнарында икешәр, Биектау, Лаеш, Тәтеш районнарында берешәр кеше йоктырган.

8 ноябрьгә алынган мәгьлүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 8816 очрагы теркәлгән.
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 7792 кеше савыккан, узган тәүлектә — 38 кеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев