Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда соңгы тәүлектә COVID-19 белән 61 кеше авырган

Алабугада кичә короновирус йоктыручылар теркәлмәгән.

Татарстанда бер тәүлек эчендә короновирус инфекциясен йоктыруның 61 яңа очрагы ачыкланган.
COVID-19 белән авыручы 9 кеше хастаханәгә озатылган, 52 кеше өйдә дәвалана. 
Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр — 1, 18дән 30 яшькә кадәр — 5 , 30дан 50 яшькә кадәр — 28, 50дән 60 яшькә кадәр — 8, 60тан 70 яшькә кадәр — 15, 70тән 80 яшькә кадәр — 4 очрак ачыкланган.
Казанда — 35, Әлмәт, Буа, Югары Ослан, Лениногорск районында — өчешәр, Азнакай, Бөгелмә, Лаеш һәм Саба районнарында икешәр, Баулы, Биектау, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Кукмара һәм Түбән Кама районнарында берешәр кеше йоктырган.
17 ноябрьгә алынган мәгьлүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 9366 очрагы теркәлгән. 
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 8223 кеше савыккан, узган тәүлектә — 49 кеше.
фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев