Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда соңгы тәүлектә COVID-19 йоктыруның 43 яңа очрагы ачыкланган 

Алабугада бу көннәрдә короновирус йоктыручылар юк.

3 ноябрьгә Татарстанда COVID-19 белән барлыгы 8549 кеше чирләгән.
Короновирус белән авыручы 14 кеше хастаханәгә озатылган, 29 кеше өйдә дәвалана. 
Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр — 2, 18дән 30 яшькә кадәр — 1 , 30дан 50 яшькә кадәр — 14, 50дән 60 яшькә кадәр — 11, 60тан 70 яшькә кадәр — 9, 70тән 80 яшькә кадәр — 3, 80нән 90 яшькә кадәр 3 очрак ачыкланган.
Казанда — 9, Норлатта — 8, Әлмәт районында — 5, Чаллыда — 4, Яшел Үзән, Менделеевск, Түбән Камада — 3, Саба районында — 2, Балтач, Югары Ослан, Кама Тамагы, Кукмара, Питрәч һәм Теләче районнарында берешәр кеше йоктырган.
3 ноябрьгә алынган мәгьлүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 8549 очрагы теркәлгән. 
Эпидемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 7606 кеше савыккан, узган тәүлектә — 36 кеше.
фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев