Татарстанда соңгы тәүлектә COVID-19 йоктыруның 45 яңа очрагы теркәлгән
Алабугада яңа коронавирус йоктыручы кешеләр ачыкланмаган.
Яңа вирус йоктырган 11 кеше хастаханәгә озатылган, 34 кеше өйдә дәвалана.
Казанда — 37, Чаллыда — 3, Аксубайда — 2, Биектау, Яшел Үзән һәм Лаеш районнарында берешәр кеше йоктырган.
18 августка алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 24 826 очрагы теркәлгән.
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 21 893 кеше савыккан. Узган тәүлектә — 48 кеше.
Барлыгы 936 611 кешегә прививка ясалган. Шулардан 747 856 кеше прививканың икенче дозасын ясаткан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев