Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда соңгы тәүлектә короновирус йоктыруның 62 очрагы ачыкланган

Алабугада кичә COVID-19 белән авыручылар теркәлмәгән.

Татарстанда бер тәүлек эчендә короновирус инфекциясен йоктыруның 62 яңа очрагы ачыкланган.
COVID-19 белән авыручы 4 кеше хастаханәгә озатылган, 58 кеше өйдә дәвалана. 
Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр — 2, 18дән 30 яшькә кадәр — 8 , 30дан 50 яшькә кадәр — 28, 50дән 60 яшькә кадәр — 9, 60тан 70 яшькә кадәр — 10, 70тән 80 яшькә кадәр — 4 очрак ачыкланган.
Казанда — 48, Югары Осланда — 3, Чүпрәле һәм Норлат районында — 2шәр, Чаллы, Әлмәт, Арча, Балтач, Кама Тамагы, Лениногорск һәм Саба районнарында берешәр кеше йоктырган.
16 ноябрьгә алынган мәгьлүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 9305 очрагы теркәлгән. 
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 8174 кеше савыккан, узган тәүлектә — 46 кеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев