Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда соңгы тәүлектә короновирус йоктыруның 63 яңа очрагы теркәлгән

Эпидемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 8128 кеше савыккан.

Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе белән зарарлануның 63 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә. 
9 кеше хастаханәләргә озатылган, 54 кеше өйдә дәвалана. Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр — 1, 18дән 30 яшькә кадәр — 10, 30дан 50 яшькә кадәр — 24, 50дән 60 яшькә кадәр — 15, 60тан 70 яшькә кадәр — 10, 70тән 80 яшькә кадәр 2, 90 яшьтән өлкәнрәк — 1 очрак ачыкланган.
Казанда — 36, Яр Чаллыда — 6, Нурлатта 6 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган. Әлмәттә — өч, Түбән Кама, Бөгелмә, Яшел Үзәндә икешәр очрак расланган. Әгерҗе, Биектау, Лаеш, Лениногорск, Балык Бистәсе, Ютазы районнарында берәр очрак ачыкланган.
15 ноябрьдә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 9243 очрагы расланган. Эпидемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 8128 кеше савыккан, узган тәүлектә — 53 кеше.
Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев