Татарстанда соңгы тәүлектә короновирустан тагын бер кеше үлгән
Пандемия башланганнан бирле 117 кеше тормыш белән хушлашкан.
1969 елгы ир-ат пневмония диагнозы белән хастаханәгә китерелә. Авыруның хәле хроник чирләр аркасында катлаулана.
Үлемнең сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.
Туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз.
Пандемия башланганнан бирле 11 ноябрьгә COVID-19дан 117 үлем очрагы теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев