Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда соңгы тәүлектә тагын 111 кеше COVID-19 йоктырган

Алабугада кичә 2 кешенең коронавирус йоктыруы теркәлгән.

Яңа вирус йоктырган 21 кеше хастаханәгә озатылган, 90 кеше өйдә дәвалана.

Казанда — 72, Чаллыда — 21, Түбән Камада — 6, Спас районында — 3, Биектау, Алабуга һәм Питрәчтә — икешәр, Арча, Бөгелмә һәм Чүпрәле районнарында берешәр кеше йоктырган.

19 гыйнварга алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 44 633 очрагы теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 37 906 кеше савыккан. Узган тәүлектә — 120 кеше.

Барлыгы 2 334 720 кешегә прививка ясалган. Шулардан 1 870 548 кеше прививканың икенче дозасын ясаткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев