Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда соңгы тәүлектә тагын 47 кеше COVID-19 йоктырган

Алабугада кичә коронавирус инфекциясе йоктыручылар теркәлмәгән.

Яңа вирус йоктырган 16 кеше хастаханәгә озатылган, 31 кеше өйдә дәвалана.

Казанда — 23, Чаллыда — 10, Тукай районында — 5, Яшел Үзәндә — 3, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Лаеш, Лениногорск, Түбән Кама районнарында берешәр кеше йоктырган.

7 сентябрьгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 25 811 очрагы теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 22 559 кеше савыккан. Узган тәүлектә — 81 кеше.

Барлыгы 1 019 953 кешегә прививка ясалган. Шулардан 877 541 кеше прививканың икенче дозасын ясаткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев