Татарстанда соңгы тәүлектә тагын 49 кеше COVID-19 йоктырган
Алабугада кичә коронавирус инфекциясе белән яңа авыручылар теркәлмәгән.
Яңа вирус йоктырган 17 кеше хастаханәгә озатылган, 32 кеше өйдә дәвалана.
Казанда — 23, Чаллыда — 9, Тукай районында — 7, Алексеевск, Әлки, Баулы, Биектау, Зәй, Яшел Үзән, Минзәлә, Түбән Кама, Тәтеш һәм Теләче районнарында берешәр кеше йоктырган.
26 августка алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 25 217 очрагы теркәлгән.
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 22 167 кеше савыккан. Узган тәүлектә — 60 кеше.
Барлыгы 977 393 кешегә прививка ясалган. Шулардан 819 345 кеше прививканың икенче дозасын ясаткан.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев