Татарстанда соңгы тәүлектә тагын 50 кеше COVID-19 йоктырган
Алабугада кичә коронавирус инфекциясе йоктыручылар теркәлмәгән.
Яңа вирус йоктырган 14 кеше хастаханәгә озатылган, 36 кеше өйдә дәвалана.
Казанда — 28, Чаллыда — 13, Минзәлә һәм Чистайда — икешәр, Актаныш, Биектау, Югары Ослан, Яшел Үзән, Тукай районнарында берешәр кеше йоктырган.
3 сентябрьгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 25 610 очрагы теркәлгән.
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 22 403 кеше савыккан. Узган тәүлектә — 45 кеше.
Барлыгы 1 007 391 кешегә прививка ясалган. Шулардан 861 468 кеше прививканың икенче дозасын ясаткан.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев