Татарстанда соңгы тәүлектә тагын 97 кеше COVID-19 йоктырган
Алабугада кичә коронавирус йоктыручылар теркәлмәгән.
Яңа вирус йоктырган 48 кеше хастаханәгә озатылган, 49 кеше өйдә дәвалана.
Казанда — 57, Яшел Үзәндә — 7, Чаллы, Түбән Камада — 4, Лаешта — 3, Әгерҗе, Аксубай, Арча, Мамадыш, Нурлат районнарында — икешәр, Әлмәт, Әтнә, Балтач, Югары Ослан, Биектау, Лениногорск, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба, Тукай, Чирмешән һәм Чистай районнарында берешәр кеше йоктырган.
24 декабрьгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 42 060 очрагы теркәлгән.
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 35 497 кеше савыккан. Узган тәүлектә — 170 кеше.
Барлыгы 2 275 162 кешегә прививка ясалган. Шулардан 1 859 785 кеше прививканың икенче дозасын ясаткан.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев