Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда соңгы тәүлектә тагын 99 кеше COVID-19 йоктырган

Алабугада кичә 1 кешенең коронавирус йоктыруы теркәлгән.

Яңа вирус йоктырган 38 кеше хастаханәгә озатылган, 61 кеше өйдә дәвалана.

Казанда — 61, Чаллы һәм Теләчедә — 5, Бөгелмә, Яшел Үзән һәм Лаешта — 4шәр, Лениногорск һәм Нурлатта — өчешәр, Азнакай, Арчада — икешәр, Алексеевск, Буа, Алабуга, Кама Тамагы, Түбән Кама һәм Саба районнарында берешәр кеше йоктырган.

10 гыйнварга алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 43 646 очрагы теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 36 861 кеше савыккан. Узган тәүлектә — 44 кеше.

Барлыгы 2 296 351 кешегә прививка ясалган. Шулардан 1 863 587 кеше прививканың икенче дозасын ясаткан. 

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев