Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда социаль объектларны интернетка тоташтыруны дәвам итәләр

Эшләр «Цифрлы икътисад» илкүләм проектының «Мәгълүмати инфраструктура» региональ проекты кысаларында уза.

Татарстанда социаль әһәмиятле объектларны киң полосалы интернетка тоташтыру дәвам итә. Элемтә линияләре Татарстанның тагын 71 җирлегендә яшәүчеләргә интернетка чыгарга ярдәм итәчәк.
Татарстанның Цифрлы үсеш һәм элемтә министры урынбасары Альберт Яковлев хәбәр иткәнчә, быел 533 километр «оптиклар» Татарстан районнарында социаль әһәмияткә ия объектларга кадәр төзелгән.
2021 ел ахырына кадәр югары тизлекле интернетны республиканың 1,9 мең социаль әһәмиятле объектында үткәрәчәкләр. Эшләр «Цифрлы икътисад» илкүләм проектының «Мәгълүмати инфраструктура» региональ проекты кысаларында уза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев