Татарстанда тагын 30 кеше COVID-19 йоктырган
Алабугада коронавирус йоктыручылар теркәлмәгән.
Яңа вирус йоктырган 11 кеше хастаханәгә озатылган, 19 кеше өйдә дәвалана.
Казанда — 16, Чаллыда — 6, Биектау, Лаеш һәм Лениногрск районнарында — 2 шәр, Алексеевск һәм Питрәч районнарында берешәр кеше йоктырган.
23 июньгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 22 183 очрагы теркәлгән.
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 19 850 кеше савыккан.
Спутник-V вакцинасы белән 471 743 кешегә прививка ясалган. Шулардан 347 302 кеше прививканың икенче дозасын ясаткан.
Вакцинациягә 5 төрле ысул белән язылырга була:
1. РФ бердәм дәүләт хезмәтләре порталы (ЕПГУ)
2. Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы
3. 122 бердәм номерына шалтыратып
4. КПҮкә (МФЦ) мөрәҗәгать итеп
5. Хастаханәгә шалтыратып.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев