Татарстанда тагын 4 кеше коронавирустан үлгән
Пандемия башланганнан бирле 11 мартка COVID-19дан үлүчеләр саны 375 кешегә җиткән.
Татарстанда коронавирустан тагын 4 кеше вафат.
1937, 1947 һәм 1957 елгы өч хатын-кыз һәм 1961 елгы бер ир-ат COVID-19 инфекциясе корбаны булган.
Үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән.
Вирус идентификацияләнгән.
Туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз.
Пандемия башланганнан бирле 11 мартка COVID-19дан 375 үлем очрагы теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев