Татарстанда тагын 42 кеше коронавирус йоктырган
Алабугада COVID-19 белән авыручылар теркәлмәгән.
Яңа вирус йоктырган 16 кеше хастаханәгә озатылган, 26 кеше өйдә дәвалана.
Казанда — 15, Чаллыда — 11, Чирмешәндә — 3, Азнакай, Буа, Яшел Үзән, Лениногорск, Түбән Кама районнарында — 2шәр, Менделеевск, Нурлат һәм Саба районнарында берешәр кеше йоктырган.
25 мартка алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 19 195 очрагы теркәлгән.
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 15 957 кеше савыккан, узган тәүлектә — 48 кеше.
Спутник-V вакцинасы белән 119 478 кешегә прививка ясалган (тәүлегенә 2 457 кешегә арткан). Шулардан 75 720 кеше вакцинаның икенче дозасын алган.
Вакцинациягә 5 төрле ысул белән язылырга була:
1. РФ бердәм дәүләт хезмәтләре порталы (ЕПГУ)
2. Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы
3. 122 бердәм номерына шалтыратып
4. КПҮкә (МФЦ) мөрәҗәгать итеп
5. Хастаханәгә шалтыратып.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев