Татарстанда тагын 5 кеше коронавирус корбаны булган
Пандемия башланганнан бирле 14 июльгә COVID-19дан үлүчеләр саны 572 кешегә җиткән.
Татарстанда коронавирустан тагын 5 кеше вафат.
1933, 1952, 1959 һәм 1968 елгы дүрт хатын-кыз, 1948 елгы бер ир-ат COVID-19 инфекциясе корбаны булган.
Үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән.
Вирус идентификацияләнгән.
Туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз.
Пандемия башланганнан бирле 14 июльгә COVID-19дан 572 үлем очрагы теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев