Татарстанда «Татар егете-2021» төбәк проекты башлана
Проектта ТР төбәкләрендә яшәүче 16-25 яшьлек татарча сөйләшүче егетләр катнаша ала.
Татарстанда «Татар егете-2021» төбәк проекты башлана. Проектта ТР төбәкләрендә яшәүче 16-25 яшьлек татарча сөйләшүче егетләр катнаша ала.
Катнашу өчен гаризалар 5 мартка кадәр «Татар егете» темасы белән mc-shatlyk@mail.ru электрон почтасына һәм «АИС Молодёжь России» автоматизацияләнгән мәгълүмати системасында https://myrosmol.ru/event/58476 кабул ителә.
1нче этап — 22 февральдән 11 мартка хәтле дистанцион форматта уза.
2нче этап — 18 март, «Шатлык» яшьләр үзәгендә.
Катнашучылар диплом, ә җиңүчеләр диплом һәм призлар белән бүләкләнә.
Тулырак мәгълүмат: (8552) 39-94-85 телефоны буенча.
«Татар егете-2021» региональ яшьләр проектының нигезләмәсен һәм проект катнашучысы гаризасын "Алабуга хәбәрләре" төркемендә табарга була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев