Татарстанда тавык йомыркасына бәяләр ике тапкыр артты
Бу — Дәүләт статистикасы федераль хезмәте мәгълүматларында чагыла.
Татарстан Республикасында соңгы айда тавык йомыркасына бәя үсү темплары ике тапкыр арткан. Ноябрьдә алар узган елгы бәяләргә карата 50 процентка кыйммәтләнгән, ә октябрьдә — 24,96 процентка гына. Бу — Дәүләт статистикасы федераль хезмәте мәгълүматларында чагыла, дип яза «Татар-информ».
2023 елның кышында һәм өлешчә язында еллык чагыштыруда Татарстанда йомырка, гомумән, арзанайган. Гыйнварда аның бәясе алдагы елга карата 7,52 процентка, февральдә — 1,5 процентка, мартта —2,05 процентка, ә апрельдә 6,22 процентка төшкән.
Әмма май аенда республикада йомырка кыйммәтләнә башлый (ул вакытта еллык күрсәткечтә нибары 1,21 процентка гына), һәм шуннан бирле бу тренд җиде ай дәвамында саклана.
Аерым алганда, июнь аенда тавык йомыркасы 3,6 процентка, июльдә — 9,35 процентка, августта — 10,6 процентка, сентябрьдә 19,1 процентка кыйбатлана. Шулай итеп, бу продуктка бәя арту туктамый.
Дәүләт статистикасы федераль хезмәте мәгълүматларына караганда, 5-11 декабрьдә ил буенча тавык йомыркасы 5 процентка кыйммәтләнгән. Татарстанда ул 8,75 процентка арткан. Шул ук вакытта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, республикада йомырка җитештерү нормадан 13 процентка югарырак. Әмма аңа ихтыяҗ бик зур: 16 декабрь иртәсендә Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә ике сәгать эчендә 200 меңнән артык йомырка сатып алганнар.
Элегрәк «Туры элемтә» вакытында Россия Президенты Владимир Путин йомыркага югары бәяләр өчен гафу үтенде. Аның сүзләренчә, ул хөкүмәт эшендә төгәлсезлекләр аркасында үсә башлаган. Монополиягә каршы федераль хезмәт Кырымда һәм Киров өлкәсендә йомырка җитештерүчеләргә каршы эш кузгаткан. Моңа кадәр ун төбәктә, шул исәптән Татарстанда да, антикартель тикшерүләре узды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев