Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда тавыш бирү участокларына берьюлы уникедән дә артык кеше кертелмәячәк

Сайлау участокларында битлекләр, перчаткалар, ручкалар таратылачак һәм температураны үлчәячәкләр.

Татарстанда тавыш бирү участокларына берьюлы уникедән дә артык кеше кертелмәячәк. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе Андрей Кондратьев хәбәр иткән.
Сайлау участокларында битлекләр, перчаткалар, ручкалар таратылачак һәм температураны үлчәячәкләр. Шулай ук сайлау участокларында антисептик чаралар да урнаштырылачак.
Андрей Кондратьев әйтүенчә, Роспотребназор таләбе буенча биналарны дезраствор белән җыештыру һәм мәҗбүри рәвештә җилләтү каралган. Сайлаучы паспортын сайлау комиссиясе әгъзасына ачып кына күрсәтергә генә тиеш була.
ТР Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчесе билгеләп үткәнчә, сайлау участокларында РФ Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча гомумроссия тавыш бирү көнендә гражданнарга шәхси саклану чаралары таратылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев