Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда техниканың уракка әзерлеген тикшерәләр

Тикшерү Татарстанның 43 районында узачак.

Татарстан Республикасында урып-җыюга әзерлек һәм киләсе ел уңышы өчен туфрак эшкәртү буенча авыл хуҗалыгы предприятиеләре тикшерелә. Тикшерү Татарстанның 43 районында узачак.
Бөгелмә районында комбайннар парадын ачу тантанасында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов катнашкан. Тикшерү барышында паркның урып-җыюга әзерлеге, шулай ук хезмәткәрләрнең хезмәтен мотивацияләү һәм хезмәтне саклау таләпләрен үтәү дәрәҗәсе билгеләнгән. 
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, 2020 ел урагында Бөгелмә районы кырларында 95 ашлык җыю комбайны эшләячәк. Бөртекле культуралар 37 мең гектардан җыеп алыначак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев