Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда температура төшү сәбәпле Чулман аша ябылган боз кичүен яңадан ачтылар

Бүген иртәнге җиденче яртыда Татарстанда Алабуга районының Покровский авылы — Түбән Кама районының Кызыл Чишмә бистәсе маршруты буенча Чулман аша боз кичүе эше яңартылды.

Бүген иртәнге җиденче яртыда Татарстанда Алабуга районының Покровский авылы — Түбән Кама районының Кызыл Чишмә бистәсе маршруты буенча Чулман аша боз кичүе эше яңартылды.

Ул тәүлек буе эшләячәк, кичү буенча массасы 3,5 тоннага кадәр булган машинада узарга мөмкин. Бу хакта "Татар-информ"га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Элегрәк агентлык бу боз кичүен температура төшү сәбәпле вакытлыча япканнарын хәбәр иткән иде. Кичә шулай ук Мамадыш районында, боз астына киткән фураны тартып чыгарганнан соң, Чулман аша кичү эшен яңадан башлап җибәрделәр.
Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев