Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда теркәлмәгән этләр өчен штраф 2025 елның 1 июленнән гамәлгә керергә мөмкин

Аларның күләме 2 меңнән 4 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк.

Татарстанда теркәлмәгән этләр өчен штрафлар 2025 елның 1 июленнән үк гамәлгә керергә мөмкин. Аларның күләме 2 меңнән 4 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк. ТР Министрлар Кабинеты әлеге закон проектын ТР Дәүләт Советы каравына тәкъдим итте.

Документ нигезендә, ТР Административ хокук бозулар кодексына төзәтмәләр кертелергә мөмкин. Йорт хайваннарын күп фатирлы йортларның гомуми файдалану урыннарында һәм өй яны территорияләрендә асраган, шулай ук этнең мәҗбүри теркәү турында документы булмаган өчен аларның хуҗаларына штраф салыначак. Әгәр кеше штрафка тартканнан соң да «дүрт аяклы дустын» теркәмәсә, мәҗбүри теркәлү турындагы таләпне кабат бозган өчен штраф күләме 5 мең сумга кадәр арттырылыр дип көтелә.

Закон проекты кабул ителгән очракта, беркетмәләр төзү һәм мондый хокук бозуларга бәйле эшләрне Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе караячак.

Документта билгеләп үтелгәнчә, әлеге закон хайваннарга карата мөнәсәбәт өлкәсендә хокукый җайга салуның нәтиҗәлелеген арттырачак, шулай ук хайваннарны һәм аларның хуҗаларының хокукларын якларга ярдәм итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев