Татарстанда үткәрелүче концертларга Роспотребнадзор чикләүләр кертә
Концертлар 23 сәгатькә кадәр генә үткәрелә.
Татарстанда концертлар ябык танцпол һәм тамашачылар өчен утыру урыннары булмаган фан-зоналар белән оештырылачак. Бу хакта ТР Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.
«Оештыручыларга фан-зона һәм бию мәйданчыкларын ачу тыела. Оператив штаб һәм оештыручылар белән алдан сөйләшенгән буенча, утыру урыннарыннан фан-зонага чыгарга ярамый. Моны оештыручылар катгый күзәтәчәк», — дип билгеләп үтте спикер.
Җитәкче әйтүенчә, концертлар 23 сәгатькә тәмамланырга тиеш. Моннан тыш, залда маска кию һәм үзең белән антисептик алу — мәҗбүри шартларның берсе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев