Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда туристлык хезмәтләренә карата шикаять саны арткан

Короновирус инфекциясе аркасында кертелгән чикләүләр туристик сәфәрләрне юкка чыгарды. 

Татарстанда быел туристлык фирмалары эшчәнлегенә карата шикаятьләр саны арткан. Бу хакта Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Марина Трофимова сөйләде. 
Трофимова сүзләренчә, соңгы айда мөрәҗәгатьләр саны кимегән, әмма тулаем алганда, 2020 елда туристлык хезмәтләренә карата шикаятьләр саны 2019 елның шул ук чоры белән чагыштырганда ике тапкырга арткан. «Бу аңлашыла да, чөнки коронавирус инфекциясе буенча чикләүләр туристлар сәфәренең юкка чыгуына китерде», — дип искәртте Трофимова.
2020 елның июленнән туроператорларның ике юлы бар: акчаны кире кайтарырга яки башка шундый ук алмаш тур тәкъдим итәргә, бу вакытта кулланучы өчен бәя артмый.
Бу тәртип 2021 ел ахырына кадәр гамәлдә, дип искә төшерде Трофимова. Моннан тыш, килешүне ирекле тәртиптә өзеп булмый икән, мондый мәсьәләләр суд тәртибендә хәл ителергә мөмкин, дип өстәде җитәкче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев