Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда урманнар мәйданын арттыруга бер ел эчендә 197 миллион сум акча сарыф ителәчәк

Язгы урман культуралары сезонында республика урман хуҗалыклары 2,3 мең гектар мәйданда урман торгызу эшләре башкарган.

Гомумән алганда, 2020 елда «Урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыруга федераль бюджеттан 197,7 миллион сум күләмендә финанслау бүлеп бирелгән, шул исәптән техника сатып алуга — 46,4 миллион. Бу хакта ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров хәбәр итте, диелә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында.
Спикер билгеләп үткәнчә, «Урманнарны саклау» проектының төп максаты — 2024 елга урман кисү һәм тергезү арасындагы балансны тәэмин итү.
Агымдагы елда республикада язгы урман культуралары сезоны 10 апрельдә ачылып, 18 майда тәмамланды. Әлеге чорда урман хуҗалыгы хезмәткәрләре тарафыннан төбәк проекты буенча 2,3 мең гектар мәйданда урман торгызу эшләре башкарылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев