Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда уртача хезмәт хакы 50 065 сум тәшкил иткән

Бу узган елның шушы ук чорындагыга караганда 17,5 процентка артык.

Быел гыйнвар — июнь айларында Татарстанда уртача хезмәт хакы 50 065 сум тәшкил иткән. Бу хакта Премьер-министрның беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин белдергән. 

«Хезмәт хакы күләме ягыннан республика Идел буе федераль округы төбәкләре арасында алдынгылыкта бара. Статистика мәгълүматларына караганда, 2022 елның гыйнвар-июнь айлары чорында айлык уртача эш хакы, узган елның шушы ук чорындагыга караганда 17,5 процентка артып, 50 065 сум тәшкил иткән», — дигән Нигъмәтуллин Россия субъектлары югары вазыйфаи затлары эшчәнлеген бәяләү күрсәткечләрен үтәү мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә. Киңәшмәне Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов үткәргән.

Шул ук вакытта, Рөстәм Нигъмәтуллин билгеләп үткәнчә, республикада реаль хезмәт хакы (инфляция «йотмаган» акча) узган елның шушы ук чорындагыга караганда 2,5%ка арткан.
Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев