Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда узган тәүлек эчендә 23 коронавирус очрагы ачыкланган

Алабугада узган тәүлектә коронавирус инфекциясе белән зарарланучылар теркәлмәгән.

Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе белән зарарлануның 23 яңа очрагы расланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә. 
Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18дән 30 яшькә кадәр— 1 очрак, 30дан 50 яшькә кадәр — 10 очрак, 50дән 60 яшькә кадәр — 8 очрак, 60тан 70 яшькә кадәр 4 очрак ачыкланган. 
Казанда — 12, Питрәчтә — 4, Яшел Үзәндә — 3, Апаста — 2 кеше коронавирус йоктырган. Лениногорск, Тәтеш районнарында берәр очрак теркәлгән. 
17 сентябрьдә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 6923 очрагы теркәлгән. Эпидемия башланганнан бирле коронавирус расланган 5712 кеше савыккан, соңгы тәүлектә — 35 кеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев