Татарстанда узган тәүлектә 21 коронавирус очрагы ачыкланган
Алабугада соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе белән зарарланучылар юк.
Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе белән зарарлануның 21 яңа очрагы расланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә.
4 кеше хастаханәләргә озатылган, 17 кеше өйдә дәвалана. Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18дән 30 яшькә кадәр— 2 очрак, 30дан 50 яшькә кадәр — 9 очрак, 50дән 60 яшькә кадәр — 5 очрак, 60тан 70 яшькә кадәр — 4 очрак, 70тән 80 яшькә кадәр 1 очрак ачыкланган.
Казанда 18 кеше коронавирус йоктырган. Яшел Үзән, Кукмара, Спас районнарында берәр очрак теркәлгән.
23 сентябрьдә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 7065 очрагы теркәлгән. Эпидемия башланганнан бирле коронавирус расланган 5959 кеше савыккан, соңгы тәүлектә — 36 кеше.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев