Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда узган тәүлектә коронавирус инфекциясе белән зарарлануның 29 яңа очрагы расланган

Узган тәүлектә Алабугада коронавирус белән зарарланучылар ачыкланмаган.

Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе белән зарарлануның 29 яңа очрагы расланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә. 
5 кеше хастаханәләргә озатылган, 23 кеше өйдә дәвалана. Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр — 3 очрак, 18дән 30 яшькә кадәр — 2 очрак, 30дан 50 яшькә кадәр — 12 очрак, 50дән 60 яшькә кадәр — 9 очрак, 60тан 70 яшькә кадәр — 1 очрак, 70тән 80 яшькә кадәр 1 очрак ачыкланган. 
Сабада — 9, Казанда 8 кеше коронавирус йоктырган. Апас һәм Яшел Үзән районнарында өчешәр очрак, ә Питрәчтә 2 очрак ачыкланган. Лаеш, Лениногорск, Менделеевск районнарында берәр очрак теркәлгән. 
3 сентябрьгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 6591 очрагы теркәлгән. Эпидемия башланганнан бирле коронавирус расланган 5443 кеше савыккан, соңгы тәүлектә — 50 кеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев