Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда узган тәүлектә коронавирус инфекциясенең 32 яңа очрагы теркәлгән

23 июльгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 5341 очрагы ачыкланган.

Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясенең 32 яңа очрагы расланган. Бу хакта ТР буенча COVID-19га каршы көрәш штабы хәбәр итә. 
8 кеше хастаханәләргә озатылган, 24 кеше өйдә дәвалана. 
Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр — 4, 18дән 30 яшькә кадәр — 2 очрак, 30дан 50 яшькә кадәр — 8 очрак, 50дән 60 яшькә кадәр — 8 очрак, 60тан 70 яшькә кадәр — 6 очрак, 70тән 80 яшькә кадәр 4 очрак ачыкланган. 
Казанда — 19, Түбән Камада 4 кеше коронавирус йоктырган. Яр Чаллы, Югары Осланда икешәр очрак ачыкланган. Аксубай, Яшел Үзән, Лениногорск, Чистай, Ютазы районнарында бер очрак теркәлгән. 
23 июльгә Татарстанда COVID-19 белән авыруның 5341 очрагы теркәлгән. Эпидемия башланганнан бирле коронавирус расланган 4193 кеше савыккан, соңгы тәүлектә — 26 кеше. 
фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев