Татарстанда водолазлар Ык елгасында баткан 18 яшьлек кызны эзләвен дәвам итә
Водолазлар төркеме һәм трал ярдәмендә 7000 квадрат метр мәйдан тикшерелде.
Татарстанда водолазлар Ык елгасында баткан 18 яшьлек кызны эзләвен дәвам итә. Бу хакта «Татар-информ» Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.
Узган тәүлектә Лениногорскиның 7нче зона янгын-коткару отряды һәм Әлмәтнең янгын-коткару бүлекчәсе хезмәткәрләре кызны эзләүдә катнашты. Водолазлар төркеме һәм трал ярдәмендә 7000 квадрат метр мәйдан тикшерелде.
Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы Күктәкә авылы янында бер кыз белән егетнең суга батуы хакында хәбәр иткән иде. Егетне шаһитлар судан чыгарган, ә кызны коткаручылар эзли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев