Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда «Волга» экспертлар штабының онлайн-утырышы узачак

Татарстанлыларның республика үсешендә катнашуы «Волга» экспертлар клубының чираттагы утырышы темасы булачак.

Татарстанлылар хакимият белән аралашу өчен электрон сервисларны актив кулланалар. Җәмәгать проектлары, төзекләндерү проектлары турында фикер алышуларда турыдан-туры катнаша. 
Соңгы вакытта җәмгыятьнең коммуникацияләргә һәм хакимияткә карата таләпләре ничек үзгәрде? Хакимият органнары һәм халык арасында нәтиҗәле хезмәттәшлек нигезләре нидән гыйбарәт? Һәм хакимият эшенең нәтиҗәлелеге мондый хезмәттәшлеккә бәйлеме? 
Бу сорауларга җаваплар «Волга» экспертлар клубы утырышында яңгыратылачак. 
«Волга» экспертлар клубы утырышы 18 июльдә 16 сәгать 30 минутта онлайн-режимда узачак һәм Youtube (https://youtu.be/gzplb3hNws8 ) мәйданчыгында һәм Татарстан Республикасының Вконтакте рәсми аккаунтында (https://vk.com/nashtatarstan ) турыдан-туры трансляцияләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев