Татарстанда «Хәтер бакчасы» акциясе кысаларында миллионнан артык агач утыртылачак
Бу хакта ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы искәртә.
Татарстанда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына «Хәтер бакчасы» («Сад памяти») дигән традицион акция узачак. Бу хакта ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы искәртә.
Аның сүзләренчә, төп чаралар 29 апрельдә оештырылачак.
Республикада барлыгы миллионнан артык агач үсентесе утырту ниятләнә.
Акцияне үткәрү вакыты һәм урыны ТР шәһәрләрендә һәм районнарында республика урман хуҗалыгы министрлыгы порталында һәм «Хәтер бакчасы» — «Сад памяти» сайтында урнаштырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев