Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда яңа экокластерлар барлыкка килергә мөмкин

Конкурста җиңүгә «Зеркала Татарстана» һәм «Диңгез – Море Татарстана» кластерлары дәгъва кыла.

Татарстанлылардан туристик-рекреацион кластерлар булдыру һәм экотуризмны үстерү буенча Бөтенроссия конкурсы финалында катнашучы ике республика проектына ярдәм итүләрен сорыйлар. Бу — «Зеркала Татарстана» һәм «Диңгез — Море Татарстана» кластерлары.
Тавыш бирү 30 сентябрьдә старт алды, 9 октябрьдә 23 сәгать 59 минутта төгәлләнәчәк. Нәтиҗәләр 16 октябрьдә игълан ителәчәк.
Проектлар өчен конкурс сайтының «География» бүлегендә тавыш бирергә мөмкин. https://priroda life/geography/.
Узган юлы татарстанлылар ярдәме белән проектлар 74 мең тавыш җыеп, беренче урынны алды.
Биектау районындагы «Зеркала Татарстана» кластерына өч кристаль чиста сулык булган «Зәңгәр күлләр» заказнигы, Семиозер урманы һәм Казансу елгасы керәчәк. Ә «Диңгез — Море Татарстана» кластеры Кама Тамагында Юрьев мәгарәләрен һәм Лобач тавын берләштерәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев