Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда яңартылган янгын сүндерү хезмәте эшли

Татарстанның янгын сүндерү һәм коткару отрядлары соңгы елларда сизелерлек үзгәрде.

Бүгенге көндә Татарстанда 997 янгын сагы бүлекчәләре һәм авария-коткару формированиеләре эшли.
Өч ел эчендә безнең республикада 17 меңнән артык янгын булган, аларда 460 кеше һәлак булган. Коткаручылар сүзләренә караганда, янгыннар ешрак ут белән саксыз эш итү аркасында килеп чыга.
Узган ел Алабуга янгын сүндерүчеләре янгын чыгу турында хәбәрләргә 180 тапкыр чыккан. Районнарга ике тапкыр кимрәк чыгылган.
«Коллектив бердәм, егетләрнең барысы да сайлап куйган кебек, тәвәкәлләр, янгыннарда белеп эш итәләр», — ди үз хезмәткәрләре турында Алабуга 75нче янгын сүндерү һәм коткару бүлеге башлыгы урынбасары Николай Прокудин. Вакыт нормасына да сыешалар, дип билгеләп үтте ул (шәһәр буенча янгынга килү вакыты 10 минуттан да артык түгел, район буенча 20 минут тәшкил итә).
Республика территориясендә инде ун ел «Ашыгыч чакырулар хезмәте — 112» эшли. Үзәк ачылганнан бирле линиягә 14 миллионнан артык шалтырату килгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев