Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда яңгыр һәм көчле җил көтелә

Көнчыгыш районнарда кырау төшәргә мөмкин. 

Бүген, 15 октябрьдә, Татарстанда җылы булачак, әмма һава торышы бераз бозылырга мөмкин. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге кисәтә.

Республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән бераз яңгыр явачак.

Моннан тыш, Татарстанда, Казанны да кертеп, көньяк-көнчыгыштан төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә көчле җил була. Секундына 15-18 метрга кадәр көчәячәк.

Төнлә төбәк буенча һава температурасы +3...+8 градус җылы булачак. Көнчыгыш районнарда −2 градуска кадәр кырау булырга мөмкин. Көндез һава +11...+16 градуска кадәр җылыначак.

Метеорологларның беренчел мәгълүматлары буенча, ял көннәрендә Татарстанда температура фоны бераз кимиячәк. Бераз яңгыр явып узу ихтималы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев